1 июнь 2016 яңалыклары
-
Бәрәкәтсез акча бәхет китерми
"Бүгенге тормышта бар нәрсә дә акчага корылган", - дигән фикер беренче карашка дөрес тоелса да, аның белән бик күпләр килешсә дә бик бәхәсле нәрсә, билгеле. Шулай да яшәү өчен акча кирәк һәм аны табу юлларын һәркем үзенчә эзли. Берәүләре тырыш хезмәт белән тир түгеп таба ул акчаны һәм бәрәкәтле итеп...
-
Балалар иминлеген кайгыртып
РФ Административ хокук бозулар кодексына балаларны юлда йөртү тәртибенә үзгәрешләр кертүгә һәм бу җәһәттән тайпылышлар булганда җавап тотуга бәйле яңалыклар пәйда булды. 2016 елның 1 маенда балаларны транспорт чарасына утыртып йөрүгә кагылышлы тәртип бозулар өчен җавапка тарту тәртибенә үзгәрешләр кертелде. Элек гомуми җәза 3 мең сум күләмендә штраф түләтүдән гыйбарәт...
-
Ерак Көнчыгыштан җир алу тәртибе турында
Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы Ерак Көнчыгыш федераль округы территориясендә түләүсез файдалану өчен җир участоклары алу тәртибе турында закон кабул итте. Агымдагы елның 1 маенда кабул ителгән 119 нчы санлы бу Федераль Закон "Россия Федерациясенең Ерак Көнчыгыш Федераль округы составына керә торган субъектлары территорияләрендә урнашкан, дәүләтнеке, яисә муниципаль милек...
-
Хөрмәтле бөгелмәләр һәм шәһәребез кунаклары!
4 июнь - милли бәйрәмебез көнне иртәнге 8 сәгать 30 минуттан башлап, Сабан туе мәйданына кадәр автобуслар йөри башлый. "Автостанция - Сабан туе аланы" һәм "Сабан туе аланы - автостанция" маршрутларында билет бәясе - 15 сум.
-
Уттан сакланыйм дисәң...
Бөгелмә шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре 2016 елның 25 маенда шәһәр һәм район территориясендә эшчәнлек алып бара торган кайбер оешмаларда булып, аларда янгын куркынычсызлыгына кагылышлы законнарның ничек үтәлешен тикшерде. Бөгелмә шәһәре прокуроры өлкән ярдәмчесе Артур КИСЕЛЁВ тикшерү нәтиҗәләре турында хәбәр итә. Җаваплылыгы чикләнгән "Алтын Ай-сервис" җәмгыятендә узган тикшерү барышында биредә янгынга каршы...
-
Саф табыш һәм һава, су, туфрак...
2016 елның 25 маенда башкалабыз Казанда, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә, "Татнефть" гаммәви ачык акционерлык җәмгыятенең Директорлар советы утырышы булып үтте. Утырышта Компаниянең агымдагы елның дүрт аенда бюджет үтәлеше йомгаклары һәм июнь аена бюджеты каралды, шулай ук беренче кварталдагы эшчәнлек йомгаклары тикшерелде. Быел беренче өч айда "Татнефть" ятмаларында 6...
-
Хатларда – хаклык, хатларда – шатлык
Без искиткеч кызыклы һәм кызу агымлы заманда яшибез. Шагыйрьләр әйтмешли, "Без үзебез әле заманнан да кызу, кайнар канлы". Ашыгабыз, кабаланабыз - кыскасы, ут өертеп, дөнья көтәбез. Башта һәрчак - дөнья гаме: эштәге проблемалар, балалар, оныклар турындагы уйлар... Татар халкы - гамьле халык. Игъ-тибар итсәгез, ул үз тормышындагы, тирә-юнендәге үзгәрешләргә беркайчан...
-
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз
Бөгелмә аграр көллияте республикабызда авыл хуҗалыгы тармагы белгечләрен хәзерләү эше белән шөгыльләнә торган махсус уку йорты булып санала. Көллиятнең яшүсмер егет һәм кызларны авыл хезмәтенә өйрәтү өчен 350 гектар сөрүлек җире бар. Фәрит Гатин җитәкләгән Бөгелмә аграр көллияте һәр елны шушы җирләрне эшкәртә: сөрә, тырмалый, чәчә, игенчелек белән шөгыльләнә. Быел...
-
Саклыйк, яклыйк балаларны!
Халыкара балаларны яклау көне - 1950 елдан башлап, ел саен 1 июнь көнне билгеләп үтелә торган көн. Искәрәсезме, еллар узып, саклан-маган, якланмаган, ташланган бала-ларның артканнан-арта баруы олыгайган саен күңелдә рәнҗү хисләре уята. "Ник дип җанварларда булган җа-ваплылык, тугрылык хисе адәм балаларында юк соң?" - дип өзгәләнә, әрни йөрәкләр. Бүген инде,...